Ранис Камартдинов район яшьләрен бәйрәм белән котлый

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

"Кадерле яшьләребез! Барыгызны да Яшьләр көне белән тәбрик итәм!

Сез -безнең районның, республикабызның һәм илебезнең киләчәге! Безнең районда белемле, сәләтле, максатчан яшьләр күп. Шуңа күрә өлкән буынга алмашка оста, энергияле, эчкерсез, тормышны яхшы якка үзгәртергә сәләтле яшьләр киләчәгенә ышанычым  зур. Буа районының  чын-чынлап заманча  үзгәрүе һәм чәчәк ату сезнең кулларда, яшьләр!

Сезне Яшьләр көне белән котлап, сезгә укуыгызда һәм эшегездә уңышлар, бәхет, яңа тормыш мөмкинлекләре телим! Бәйрәм белән!",- дип яза үзенең Telegram-каналында   район башлыгы  https://t.me/RanisKamartdinov.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International