Кече Ватанында рәссам Шамил Нигъмәтуллинның бюсты ачылды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Кече Ватанында, Килдураз авылында рәссам Шамил Нигъмәтуллинга бюст ачылды (1951-2004). Бюст авторы Борис Мосолов.

Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Гыйззәтов, ТР Рәссамнар берлеге рәисе, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, якташ- рәссамнар, ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары Васил Заһретдиров, Илгиз Исхаков, Резедә Йосыпова, Илнур Бакиров, Рәфыйк Сафиуллин, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, СССР сәнгать академиясенең Харис Якупов остаханәләрендә аспирантура тәмамлаган Владимир Новиков, рәссамның туганнары һәм уллары катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның гыйнварында Килдураз авылы мәдәният йортында Шамил Нигъмәт музее ачылды. Рәссамнарның туганнары музейга  останың  30га якын сәнгать эшләрен бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International