29 июньдә Рус Православие чиркәве изге Тихон Амафунтскийны искә ала. Буа районының Кыят авылында Изге Троицк гыйбадәтханәсенең бер чиге аның хөрмәтенә изгеләндерелгән. Гадәттәгечә, биредә бәйрәм уза, гыйбадәт кылына. Бүген Буа районына бәйрәм хезмәтен үткәрү өчен Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл килде.
Мөхтәрәм кунакны каршы алырга авыл халкы гына түгел, бөтен район авылларыннан православ динен тотучылар җыелды. Балалар һәм өлкәннәр митрополитны күрергә килделәр, ул, үз чиратында, балалар белән бик теләп аралашты. Аларның укудагы уңышлары белән кызыксынды. Гыйбадәт кылу тәмамлангач, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл мәхәллә кешеләренә һәм гыйбадәтханә хезмәткәрләренә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте