Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары-«Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУ башлыгы Наталья Македонская муниципаль учреждениеләрдә коррупцион хокук бозуларны кисәтү эшенең торышы һәм чаралары турындагы доклад белән чыгыш ясаганда, утырышта катнашучыларның игътибарын мәгариф системасында коррупциягә каршы комиссия эше, ата-аналардан акча алуның ярамавы, 1 нче сыйныфка дәүләт хезмәтләре аша кабул итү кебек темаларга юнәлтте.
Комиссия утырышы барышында Буа муниципаль районының Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинованың Буа муниципаль районының авыл җирлекләре территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру турында, «Буа район хастаханәсе» ДАССУнең баш табибы Рөстәм Самерханов һәм «Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ җитәкчесе Дилә Алексееваның оешма һәм предприятиеләр эшендә коррупцион күренешләрне, шул исәптән көнкүреш коррупциясен минимальләштерү турында доклады тыңланды.
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының муниципаль сатып алулар бүлеге башлыгы Гөлнара Шәйдуллина Буа муниципаль районында муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турындагы закон таләпләрен тормышка ашыру проблемалары турында сөйләде.