12 июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының югары классы көтелә

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2022 елның 5 июленнән 11 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыннар белән урманнарда янгын куркынычының дүртенче классы көтелә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәрткәнчә, 90% очракта урман янгыннары килеп чыгуның төп сәбәбе-янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ут белән саксыз эш итү.

Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында янгын куркынычы буенча авиация (1,2 млн. га) һәм җир өсте (11 мең га) космик мониторинг алып барыла. Шулай ук « Урман-янгын үзәге » ТР ДБУнең төбәк диспетчерлык хезмәте тәүлек буе эшли (тел.8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International