Алмаз Абдрахманов БДИның барлык фәннәре буенча югары баллар җыйды

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Яңа Чәчкап урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алмаз Абдрахманов барлык фәннәр буенча да югары баллар җыйды (профильле дәрәҗәдәге математика -84 балл, рус теле - 87 балл, информатика - 80 балл).

 

Чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханнарына кагылышлы сорауларга җавап бирде.

 

- Алмаз, имтиханнарга әзерлек өчен күпме вакыт бирдең? 

- Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек, бер яктан, бик кызыклы, икенче яктан, бик катлаулы булды. Бу сынауга күп вакыт бирергә туры килде. Кайчагында, бигрәк тә имтиханга бер атна кала, көнгә 8-9 сәгать тирәсе әзерләндем.

 

- Имтиханнарны уңышлы тапшыру серләре турында сөйлә әле?

 

- Имтиханны уңышлы тапшыру бары тик аңа ныклап әзерләнсәң генә тәэмин ителәчәк.

 

-Мондый югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән остазларыңны сөйлә әле. Алар нинди роль уйнады?

 

- Остазлар, беренче чиратта, әзерлектә дөрес юл бирүче кешеләр. Мин көн саен вебинарлар узган онлайн мәктәптә укыдым, өй биремнәрен эшләдем, ә нинди дә булса темага төшенмәгәннәргә кураторлар ярдәм итте. Шулай ук минем мәктәп укытучылары миңа үз белемнәрен 11 ел дәвамында тапшырдылар, бу, һичшиксез, үз җимешләрен бирде!

 - Киләчәккә планнар нинди? Кая укырга керергә җыенасың һәм нинди белгечлек буенча?

 

-Хәзер мөмкинлекләр бик күп. Мин КФУга (Казан федераль университеты) яки КНИТУ-КАИга (А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ) "Программалы инженерия" факультетына укырга керәсем килә.

 

- Киләсе елда БДИ тапшыручыларга нәрсә киңәш итәсең?

 

-Беренчедән, имтихан тапшырачак барлык укучыларга уңышлар телим. Икенчедән, әзерләнегез, вакытны кызганмагыз, иренмәгез, һәм барысы да, һичшиксез,  эйбәт булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International