«100 км – чөнки без бергә» III һәвәскәрләр профсоюз велоузышы узды

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Велосипедта 100 километр юл үтү-бу алай ук кыен түгел. Бигрәк тә, әгәр синең янәшәдә шундый ук энтузиастлар һәм сәламәт һәм спорт яшәү рәвешен яратучылар төркеме,  профсоюз һәм аның социаль партнерлары булса.

 

2022 елның 2 июлендә III һәвәскәрләр профсоюз велоузышы «100 км – чөнки без бергә» исеме астында үтте . Традицион рәвештә әлеге мавыктыргыч физкультура-массакүләм чараның маршруты Чуашстан һәм Татарстан территорияләре буйлап узды, анда һәр катнашучы үзен йөз чакрымлы дистанциядә сынап карый алды.

 

Ел саен велоузышта илнең төрле төбәкләреннән велоспорт яратучылар һәм партнерлык профсоюз оешмалары вәкилләре катнаша. Бу ел да искәрмә түгел.

 

Катнашучылар, гадәттәгечә, Буа районының Кыят авылында финишка килеп җиттеләр. Аннары Буа-Аланда аларны буалыларга хас булган кунакчыллык, ипи-тоз белән каршы алдылар. Шунда ук катнашучыларны тантаналы бүләкләү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International