Буа шәһәренең "Раздолье" рус җыры яшьләр ансамбле "Идел өстендә җыр" халык иҗаты фестивалендә катнашты.
Кама Тамагы, Биектау, Буа һәм Югары Ослан районнарының иҗат коллективлары 1 июльдә Идел елгасының яр буе амфитеатрында-Кама Тамагы бистәсенең матур урынында, Лобач тавлары күренеп торган җирендә җыйылды.
Фестивальне ачуда Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл, Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков катнашты.
"Мәдәният идарәсе" МКУ башлыгы Ринат Гыймранов җитәкчелегендәге Буа делегациясен "Мәдәни үсеш үзәге" МБУ директоры Мөдәрис Гайфуллин, Буа районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Буа бүлекчәсе рәисе Алена Климко тәкъдим итте.
Безнең район концерт программасыннан тыш, фестивальне оештыручы - Кама Тамагы районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Виталий Юмановны юбилее белән дә котлады, аңа истәлекле бүләк һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
Фестивальдә тамашачылар алдында Мәдәни үсеш үзәгенең "Раздолье" рус җыры яшьләр ансамбле( җитәкчесе Сиринә Хәйруллина) зур уңыш белән чыгыш ясады. Коллектив фестиваль дипломы белән бүләкләнде.