1 июльдән Татарстанда, Россиянең барлык субъектларындагы кебек үк, коммуналь хезмәтләргә тарифлар үзгәрә. Яңача каралган түләүләр августта киләчәк.
Күпчелек муниципаль районнарда яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше илдәге факттагы инфляция дәрәҗәсеннән уртача 6,2 %тан артмаячак.
Әгәр сезнең торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарыгыз гаиләнең кеременең 21 %ыннан югарырак булса, махсус субсидия рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.