«Сетевая компания» АҖ уңышны җыеп алу буенча булачак эшләргә бәйле рәвештә, электр тапшыру линияләренең сак зоналарындагы эшләр «Электр челтәре хуҗалыгы объектларының сак зоналарын һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен файдалануның аерым шартларын билгеләү кагыйдәләре» нигезендә катгый оештырылырга тиеш, дип искәртә. (РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендәге 160 номерлы карары). Электр челтәрләрен саклау кагыйдәләрен бозуда гаепле вазыйфаи затлар һәм гражданнар РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2001 елның 20 декабрендә кабул ителгән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 9.7 статьясы нигезендә җаваплылыкка тартыла.
Челтәр оешмалары белән язмача килешенмичә, һава электр линияләренең сак зонасы чикләрендә югары габаритлы авыл хуҗалыгы машиналарын эшләтү, печән чокырларын һәм башка шундый йөкләрне ташу, ремонт өчен машиналарны һәм механизмнарны туктату, мелиоратив эшләр башкару тыела. Электр тапшыру линияләренең кабельле зоналарында җирне сөрергә ярамый. Урып-җыю техникасының хәрәкәт итү маршруты юллама кәгазендә күрсәтелергә тиеш. Әлеге таләпләрне үтәмәү бәхетсезлек очракларына, шул исәптән үлем белән тәмамланган очракларга да сәбәп булырга мөмкин.
«Сетевая компания » АҖ хуҗалык җитәкчеләренә электр тапшыру линияләренең сак зонасында эшләрне куркынычсыз җитештерү кагыйдәләрен һәм электр токыннан зыян күргән кешегә беренче табибка кадәр ярдәм күрсәтү ысулларын өстәмә рәвештә эшләргә тәкъдим итә.
Югары температура вакытында янгын чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, энергетиклар ТР халкын урманнарда, кырларда һәм җирлек территорияләрендә, бигрәк тә электр тапшыру линияләре һәм башка энергия объектлары янында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә өнди. Учаклар ягу һәм коры үлән яндыру тыела. Коры үләнгә ташланган шырпы яки тәмәке төпчекләре янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин, бу, үз чиратында, электр җиһазларына зыян китерергә мөмкин.
Әгәр сез җимерелгән яки җирдә яткан электр чыбыгын, зыян күргән терәкне, шулай ук ВЛ яки трансформатор подстанциясе янында януны күрсәгез, бу турыда Буа электр челтәрләренең (РЭЧ) диспетчерлык хезмәтенә, я гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәтләренә яки җирле хакимият органнарына хәбәр итегез. РЭЧның контакт телефоннары шулай ук трансформатор подстанцияләре ишекләрендә дә төшерелгән. Исегездә тотыгыз, ВЛның өзелгән үткәргечләренә 8 метрдан кимрәк арага якынаю гомер өчен куркыныч!
Электр челтәрләре объектларының сак зоналарында эш кагыйдәләрен үтәгез! Кагыйдәләрне үтәү- Сезнең куркынычсызлык!
Шулай ук исегезгә төшерәбез, «Сетевая компнаия » АҖ эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүматны телефон аша Бердәм контакт-үзәккә шалтыратып ала аласыз
8-800-2000-878.