Татарстан махсус хәрби операциядә катнашкан Россия гвардиясе сугышчыларын каршы ала. 12 автомашинадан торган колонна белән алар «Казан - Буа - Ульяновск» федераль автомобиль юлы буйлап уздылар.
Буа районында яшәүчеләр, яшь армиячеләр, оешма һәм учреждение вәкилләре, ветераннар флаглар белән трасса буйлап тезелеп бастылар, росгвардиячеләрне сәламләделәр һәм аларга Ватанга хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Алар үз алларына куелган бурычларны намус белән үтәделәр һәм тагын бер тапкыр үзләренең профессиональлекләрен, Ватанга һәм халыкка тугры булуларын исбатладылар.