Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгы буалыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлый.

2022 елның 8 июле, җомга

Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче,  тугрылык,  хөрмәт,  мәхәббәт  һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул.

Буа районында талантлы, иҗади сәләтле балалар тәрбияләүче ныклы, тату гаиләләр аз түгел. Озак еллар мәхәббәт, зирәклек һәм игелек нигезендә үзара мөнәсәбәтләрен корган парларга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Ә яшь гаиләләргә озак еллар дәвамында чисталык һәм ихлас мөнәсәбәтләрне,  гаилә традицияләрен саклаучылардан үрнәк алуларын телим.

Бүген аеруча хис белән тәрбиягә бала алган гаиләләргә  рәхмәт әйтәсе килә.

Һәм, әлбәттә инде, безгә бетмәс  мәхәббәт һәм тугрылык үрнәген күрсәткән юбиляр парлар соклануга һәм тирән хөрмәткә лаек.

Сезнең гаилә учагында һәрвакыт сүнмәс бәхет уты янсын, гаиләләрдә бер-береңә тугрылык хөкем сөрсен, һәр йөрәктә һәрвакыт мәхәббәт яшәсен!

Гармониядә һәм татулыкта яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International