Иминлек принцибы шундый: эш бирүче шартлар тудырсын, эшләүче файдалансын

2013 елның 3 июле, чәршәмбе
Төзелеш тармагында хезмәтне саклау ничек куелган? Идел аръягы районнары вәкилләре катнашындагы зур сөйләшү шушы мәсьәләгә багышланды.
Шөкер, безнең зонада бу өлкәдә иминлек, тик дилбегәне бер генә минутка да кулдан  ычкындырырга ярамый. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының торак төзелеше үсеше бүлеге начальнигы Илшат Гыймаев әйтүенчә, ел башыннан  республикада тө-зелештә 38 бәхетсезлек очрагы теркәлгән инде. 20 кеше һәлак  булган, 17 очракта хезмәткәрләр авыр тән җәрәхәтләре алган.
- Саннар уйландырырлык.  Хезмәтне саклау буенча күп эш башкарылуга карамастан, уңай якка үзгәреш юк әле.  Хәл аеруча Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шә-һәрләрендә кискен тора, - ди Илшат Сәхапович.
Дәүләт хезмәт инспекциясенең бүлек  начальнигы Рәисә Бабаназарова моңа китерүче төп сәбәпләрне иң элек җитештерү эшенең тиешле дәрәҗәдә оештырылмавында күрә. 
- Инженер-техник персонал ягыннан да контроль җит-ми,  эшләүчеләр үзләре дә  хезмәтне саклау таләпләрен үтәмиләр. Гадәттә төзүчеләргә шәхси саклану чаралары өләшенә, ә алар белән  ничек эш итү җае өйрәтелми.  Быел  биеклек-тән егылып һәлак булган 11 кешенең  8ендә  саклану чаралары булган, әмма кулланмаганнар.  Тикшерү барышында төзелүче объект периметры буенча куркыныч зона киртәләре урнаштырылмауга, куркынычсызлык билгеләре куелмауга, технологик документациядә буталчыкларга да юлыгабыз. Һәр эш бирүче һәм хезмәткәр күләм түгел,                ә хезмәтне саклау бәрабәренә генә бәхетсезлек булмаячагын аңлаганда гына хәл тамырдан үзгәрәчәк, - ди ул. 
Рәисә Бабаназарова ки-ңәшмәдән соң хезмәтне саклау буенча җаваплыларга эшчеләр белән максатчан инструктажлар үткәрергә, башкарма власть органнарына консультация эше  алып барырга кушты. Дәүләт хезмәт инспекциясе хезмәткәрләре белән  8(843) 525-20-67  телефон номеры буенча хәбәрләшү мөмкинлеген әйтте.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторы  Фәрит Вахитов та җитешсезлекләргә тукталды:
- Кызганыч,  төзелеш күперчекләренең тигез өслеккә урнашырга тиешлеген белмәүчеләр дә бар, - ди ул. Инспектор раславынча, хилафлыклар өчен штраф  санкцияләре дә шактый арткан. 
Киңәшмә барышында “ТР Төзүчеләр берләшмәсе” коммерцияле булмаган регионара партнерлыгы директоры  урынбасары Марат Ризванов, “Регионара хезмәтне саклау ассоциациясе” коммерцияле булмаган оешмасы  рәисе Фә-нил  Габдрахманов та үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр. Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов бездә бу юнәлештә башкарылучы эшләр белән таныштырды. Ул  барлык оешмаларда да хезмәтне саклауга әһәмият бирелергә, җиһазларның, механизмнарның төзеклеге тәэмин ителергә,  хезмәткәр-ләр белән инструктажлар үткәрелергә, эш урыннары аттестацияләнергә, кыскасы,  һәр кеше эштә үзен бар яктан  куркынычсыз итеп тоярга тиешлеген, иминиятләштерү органнары бе-лән дә тыгыз элемтәдә эш-ләргә кирәклеген искәртте.
Эшче төркем  6 номерлы ПМК төзүче объектларда – Чурак авылындагы күпфунк-цияле үзәктә һәм шәһәр-нең Космовский урамындагы  күпквартиралы  йортта да булды. Алар үзәктә берникадәр кимчелекләр таптылар һәм аларны бетерергә куштылар. - узган ел район оешма-предприятиеләрендә хезмәтне саклауга 25 миллион сум күләмендә  акча тотылган;
- ел саен алар арасында хезмәтне саклауны  иң яхшы оештыручыны  ачыклаучы смотр-конкурс  үткәрелә. Былтыр төзелеш оешмаларыннан “Буа МСО”сы – беренче,  “ПМК-6” өченче урын  яулады.
“ПМК-6” һәм “Буа ПМКсы” – ТР Төзүчеләр берләшмәсенә кергән оешмалар арасында бу өлкәдә иң яхшылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International