Су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен исегездә тотыгыз

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

Коенусыз нинди җәйге ял? Бигрәк тә кояш кыздырганда, буа яки елга, күл яки диңгез сулары шулай магнит булып тора, чумарга чакыра.

Йөзү- бу яхшы, хәтта файдалы да. Әмма балалар да, өлкәннәр дә еш кына оныта торган вак-төяк бөтен рәхәтне бозарга мөмкин.

Суда ял итүнең беренче шарты булып йөзә белү тора.

Йөзә белүче кеше үзен суда ышанычлы һәм тыныч хис итә, ә кирәк була калса, бәлагә юлыккан иптәшенә кыю ярдәм итә ала. Кызганычка каршы, суда ял һәрвакытта да бәхетсезлек очракларыннан башка узмый.

Суда үлемнең төп сәбәпләре булып  түбәндәгеләр тора:

1. Йөзә белмәү;

2. Спиртлы эчемлекләр куллану;

3. Караусыз балаларны калдыру;

4.Суда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу.

Әгәр өлкәннәр, нигездә, үзенең ваемсызлыгы белән һәлак булса, балаларның һәлак булуы, кагыйдә буларак, аларның әти-әниләренең вөҗданында. Статистика күрсәткәнчә, чиреккә якын батып үлүчеләр балалар арасында 16 яшькә кадәрге балалар бар.

Бәхетсез очраклар суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу сәбәпле генә түгел, ә җиһазландырылмаган сулыкларда коену, йөзү чаралары аварияләре аркасында да килеп чыга. Соңгы елларда су асты спорты һәм битлектә чуму зур популярлык казанды. Сулау трубкасы, битлек һәм ластлар сатып алгач, кайберәүләр алар су асты стихиясен үзләштерергә әзер дип саный. Шуңа күрә су коенганда һәм көймәләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү бәхетсезлек очракларына китерә.

* Шуны истә тотарга кирәк: төзекләндерелгән пляжларда гына су коенырга мөмкин.

*Коенганда йөзү чиген күрсәтүче тамгаларга кадәр йөзәргә кирәкми, чөнки алга таба чокырлар, көчле агымлы урыннар, катерлар, гидроцикллар, көймәләр хәрәкәте булырга мөмкин.

*Кайберәүләр, коенганда, тыю билгеләренә кадәр йөзә, катерлардан, гидроцикллардан, көймәләрдән торган дулкыннарга йөзә. Моны һич кенә дә эшләргә ярамый - винтның көрәге астына эләгеп, үз тормышың белән түләргә мөмкин.

* Агымга эләксәгез, аның белән көрәшергә тырышмагыз. Агым уңаена түбәнгә йөзегез, акрынлап, кечерәк бер почмак ясап, ярга якынлашыгыз.

*Махсус билгеләнмәгән урыннардан суга сикермәгез.

* Суүсемнәр булган сулыкларда су өстеннәнрәк йөзәргә тырышыгыз. Аякларыгыз га суүсемнәр чорналса акрынаеп, калкавыч сыман су өстенә ятып алардан арынырга тырышыгыз.

* Һава белән тутырылган йөзгечләрдә йөзмәгез, җил яисә дулкын аларны  ярдан еракка сулык уртасына алып кереп китәргә мөмкин.

* Әгәр балалар күпләп коенса, өлкәннәрнең (йөзү буенча инструктор, ата-аналар, педагоглар һ.б.) бурычы-коену башланганчы, пляжга килгән балаларны яңадан исәпләү. Йөзә белмәүче балаларга суга бары тик билгә кадәр генә   керергә рөхсәт ителә. Су коенганнан соң балаларны яңадан саныйлар. Балалар су коенган вакытта, һичшиксез, кизү торучы йөзүчеләр-коткаручылар билгеләнергә тиеш, алар коенучы балаларны җентекләп күзәтүне, ә кирәк булган очракта кичекмәстән ярдәм күрсәтүне тәэмин итәләр.

Күп кенә гражданнар өчен ишкәкле судноларда коену һәм йөрү суда ял итүнең иң яраткан төре булып тора. Тик суда шуу да, коену кебек үк, гади, әмма мөһим кагыйдәләрне белмәсәң, авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

* * Иң элек көймәгә утырганда аны җентекләп карарга һәм төзеклегенә инанырга кирәк. Көймәдә пассажирлар саны буенча коткару жилетлары һичшиксез булырга тиеш.

* Көймәдә һәм зур дулкын булганда йөзәргә ярамый.

* Шәһәр яки район башкарма комитетлары карарларында күрсәтелгән көймәләр хәрәкәте вакытында аеруча игътибарлы булырга, әлеге җирлектәге елгаларда һәм сулыкларда хәрәкәт кагыйдәләрен бозмаска кирәк.

 

КОЕНУ ВАКЫТЫНДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК ЧАРАЛАРЫ 

Иртән яисә кичен, кояш җылытканда, коену яхшырак.

Су температурасы 17-19°дан түбәнрәк булмаска тиеш; суда йөзү 20 минуттан да артык булырга тиеш түгел; өстәвенә, суда булу вакыты акрынлап 3-5 минутка артырга тиеш.

Берничә тапкыр 15-20 минут су коену яхшырак булыр, артык суытканда калтыравыклар барлыкка килергә мөмкин, сулыш алу һәм аңны югалту булачак.

Кояшта озак булганнан соң суга чыгарга яки сикерергә кирәкми, чөнки суда мускуллар кыскару башлана, бу йөрәк туктауга китерә.

Исерек хәлдәге суга керергә ярамый.

Күпердән, причаллардан, пристаньнан чумарга, үтеп баручы көймәләргә, катерларга һәм судноларга якын килергә рөхсәт ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International