2022 елның беренче яртыеллыгында 13 июльгә кадәр “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша Буа районында яшәүчеләрдән үзләрен борчыган проблемалар турында 63 гариза килде. Аларның 42 се хәл ителгән, 10 сы нигезле кире кагылган. Башка эшләр буенча контроль сроклар планлаштырылган һәм билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елдан һәркем файдалана алырлык ресурста халык проблемаларына хәбәрдарлык бирү, шулай ук гражданнар тарафыннан дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү механизмын булдыру өчен уңышлы эшли.
Киләчәктә дә безнең халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча уртак эшебез шундый ук нәтиҗәле булыр дип ышанам.