Хезмәт күрсәтүдә яңа алым Буа районының социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хезмәт ветераны, беренче төркем инвалид Илюшина Евгения Егоровна тора. Евгения Егоровна инсультны кичергән һәм чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча аңа ихтыяҗның 1 дәрәҗәсе бирелгән, бу озак вакытлы карау өчен социаль пакетны бушлай бирергә мөмкинлек бирә. Евгения Егоровна хезмәт күрсәтүдә яңа алымның уңай якларын билгеләп үтә. Социаль хезмәткәрнең көн саен йөрүенә һәм социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрүенә аеруча шат. Социаль хезмәткәр кулларның вак моторикасын, бармакларның җитезлеген торгызу максатыннан, бармак гимнастикасы белән шөгыльләнүне оештыра. Көн саен үткәрелә торган дәресләр нәтиҗәсендә, ул мөстәкыйль рәвештә киенә, чынаяк, кашык тота, юына башлый. Велотренажердагы дәресләр хәрәкәтләрнең координациясен яхшырттылар. Социаль хезмәт күрсәтүнең максаты-тормыш шартларын яхшырту,йорт шартларында авырулардан соң өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International