Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2022 елның 5 июленнән 20 июленә кадәр Россия Федерациясе гражданнары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итә

2022 елның 15 июле, җомга

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2022 елның 5 июленнән 20 июленә кадәр Россия Федерациясе гражданнары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсына (алга таба – Конкурс) гаризалар кабул итә. Конкурс Россия Федерациясе яшьләрен иҗади эшчәнлеккә һәм социаль практикага җәлеп итүгә, шулай ук гражданлык активлыгын күтәрүгә, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм илнең үсеше мәнфәгатьләрендә яшьләрнең потенциалын ачуга юнәлдерелгән. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала, алар җиңгән очракта үзләренең уникаль проектын тормышка ашыруга ярдәм ала алалар. Гаризалар 2022 елның 22 июленә кадәр «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://grants.myrosmol.ru/events/79808bdb-3dc5-4db7-9657-5bf592f0caee

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International