Буада яшь рәссам, якташыбыз Сабина Низамованың эшләре күргәзмәсе ачылды

2022 елның 15 июле, җомга

Бүген «Буа туган якны өйрәнү музее»нда яшь рәссам, якташыбыз Сабина Низамованың эшләреннән төзелгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәне Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Рафик улы Шакирҗанов ачып җибәрде. Ачылу тантанасында шулай ук «Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе» башлыгы Ринат Гыймранов, рәссамның туганнары, дуслары, кунаклар катнашты. Ленар Салихов кунакларны матур җырлары белән котлады. Изге теләкләр белән мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Диләрә Газизова һәм музей директоры Люция Әхмәтҗанова чыгыш ясадылар.

 

Күргәзмәне карарга, яшь рәссам иҗаты белән 15 сентябрьгә кадәр эш көннәрендә (шимбә һәм якшәмбе - ял көннәрендә) 8.00 дән 17.00 гә кадәр танышырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International