Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге 2022 елның 1 августыннан 12 августына кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан "кайнар линия" үткәрелүе турында хәбәр итә.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры һәм 3-52-89 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.