Ранис Камартдинов "Безнең ишегалды"программасы кысаларында ремонт эшләренең барышы белән танышты

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов ишегалды территорияләрен карап чыкты һәм "Безнең ишегалды" Президент программасы кысаларында алып барылган эш белән танышты. Чарада, шулай ук, подрядчы оешма, идарәче компанияләр вәкилләре, район белгечләре катнашты.

Быел Буада «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча 16 ишегалды төзекләндереләчәк. Шуларның 10сында төзелеш эшләре дәвам итә. Калганнарында урнашкан коммуналь челтәрләр белән бәйле кыенлыклар күзәтелә.

Ранис Камартдинов тиз арада аларны хәл итәргә һәм төзекләндерү эшләренә керешергә кирәклегенә аерым игътибар бирде. Шулай ук район башлыгы халык белән аралашты, алар үзләренең теләкләрен җиткерде.

- Эшләр барышында кайбер сораулар һәм кыенлыклар туа, аларны без оператив рәвештә хәл итәргә тырышабыз. Халык белән бергә эскәмияләр, ял зоналары һ.б. кайда һәм ничек урнаштырылачагын билгелибез. Халык башкарылган эшләрне югары бәяләр һәм яңартылган, төзекләндерелгән ишегалларында ял иткәндә  хозурлана алыр дип өметләнәм, - дип билгеләп үтте Ранис Рафис улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International