Ранис Камартдинов районда төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын тикшерде

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

Атналык эшлекле сәфәр кысаларында район башлыгы Ранис Камартдинов Алших урта мәктәбендә һәм М.Вахитов исемендәге гимназиядә азык-төлек блокларын ремонтлау барышы белән танышты. Бүгенге көндә Алших мәктәбендә ремонт эшләре төгәлләнү алдында. Быел безнең районда 5 мәктәптә азык-төлек блогы яңартылачак. Эшне 1 сентябрьгә төгәлләргә кирәк.

«Буа медицина училищесының тулай торак бинасында масштаблы эш алып барабыз. Студентлар алар өчен тудырылган шартларны да бәяләр дип ышанабыз. «Мәдәният» милли проекты кысаларында район мәдәният йорты реконструкцияләнә. Шулай ук башлык  сәнгать мәктәбендә, хәрби комиссариатта, «Арктика» спорт мәктәбе кунакханәсендә, төзелә торган футбол манежында һәм Үзәк паркта булачак памп-трек мәйданчыгында булдык. Башкарылган эшләрнең сыйфатына һәм төзелеш срокларын үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Без шәһәребезне һәм районны үстерү, барлык халыкның тормыш - көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудырырга тырышабыз,-дип яза Ранис Рафис улы үзенең телеграмма-каналында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International