Буа районы җыелма командасы волейбол фестивалендә җиңү яулады!

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

16 июльдә Казан олимпия резервы училищесында "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылган волейбол фестивале узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Татарстан-Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмдә катнашучыларга һәм оештыручыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

 

Фәрит Мөхәммәтшин, һәвәскәр спортчыларны, судьяларны, җанатарларны, фестивальне оештыручыларны волейбол бәйрәме белән котлап, «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең 20 ел инде ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында, шулай ук республика шәһәрләре һәм районнары спорт ветераннары командалары арасында волейбол буенча ярышлар уздыруын билгеләп үтте. "Ел саен бу ярышларда республикада волейбол спортын хуплау һәм популярлаштырып, 700 дән артык активист катнаша ", - диде ул.

Ярышларда 18 команда катнашты.


Волейбол буенча финал ярышларында  Буа командасы Актаныш һәм Саба районнары командаларын җиңеп чыктылар.

 

Исегезгә төшерәбез, Буа муниципаль районы авыл районнары арасында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Кубогына ике тапкыр ия булды.

 

Спортчыларны лаеклы чыгышлары белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International