Метереологлар фаразына караганда, киләсе ике атнада һава температурасы 27 градустан да түбән төшмәячәк. Урыны белән кыска вакытлыча яңгырлар да көтелә.
Кояшта кызынырга, суда коенырга яратучылар бәхетле бу көннәрдә, ә менә йөрәк-кан тамырлары, неврология авырулары һәм сулыш юллары органнары чирле кешеләр чын мәгънәсендә газап чигә-ләр. Июнь аенда гына да үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм” бүлегенә кан басымы күтәрелүгә зарланып 205 кеше мөрәҗәгать ит-кән. Бу алдагы айлар бе-лән чагыштырганда 50-60ка күбрәк. Эсседә инсульт сугу куркынычы бер-мә-бер арта.
Кызуларда руль артында утыручының уяулыгы кими, хроник авырулар кузгалуы да мөмкин. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Равил Мөхәммәтбариев белдерүенчә, район тарихында эсселек сәбәпче булган юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгәне юк.
- Авария булганда без техник яктан тикшерү үткә-рәбез, ә эсселек субъектив фактор гына, - ди ул. Шулай да салонда аптечка, су һәм кызудан коткаручы эчемлекләр йөртүне шарт итеп куя.
Галина ГАЛИМҖАНОВА, дәваханәнең беренчел кан тамырлары үзәге мөдире:
-Йөрәк-кан тамырлары авырулары бакча сезоны башлангач активлаша. Төп сәбәбе – җирдә казынырга яратучыларның эсседә озак вакыт дәвамында “страус” торышында эшләүләре. Бу вакытта организмдагы кан әйләнешенең иң күп агымы баш өлешенә туры килә. Әгәр дә кешенең баштагы кан тамырлары зәгыйфь икән, алар шартлап, баш миенә кан савуы мөмкин. Шуңа да бакчага иртүк яисә кичен кояш сүрелгәч кенә чыгарга, бары тик чүгәләп кенә эшләргә киңәш ителә. Аннан эсседә һич кенә дә баш киемсез йөрергә ярамый. Өске киемнең дә киҗе-мамыктан булуы шарт. Кайнаган, минераль су эчү, контраст душ керү дә файдалы.