Татарстан Росреестры һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге эшләр республиканың 6 районындагы 14 торак пункт территориясендә бюджет акчалары хисабына башкарыла.
- Биектау районында (Семиозерка авыл җирлеге);
- Лаеш районында (Егорьевское, Столбище, Нармонка авыл җирлекләре);
- Питрәч районында (Шигали, Колай, Шәле, Ленино-Кокушкино, Кощаково авыл җирлекләре);
- Тукай районында ;
- Чистай районында (Чистай шәһәре һәм Галактионов авылы);
- Зәй районында (Зәй шәһәре).
Дәүләт контракты нигезендә Комплекслы кадастр эшләре (ККР) 2022 елның 20 ноябренә кадәр тәмамланырга тиеш.
Бу вакыт эчендә территорияләрне геодезик төшерү үткәреләчәк, җир кишәрлекләре чикләренең схемалары әзерләнәчәк, алар урнашкан күчемсез милек объектлары тикшереләчәк, аларның урыны билгеләнәчәк һәм алар турында мәгълүматлар аныкланачак һ. б.
Игътибар итегез, Комплекслы кадастр эшләре территориясендә урнашкан күчемсез милек объектлары хокукына ия булучылар аларны үтәүгә комачауларга хокуклы түгел һәм әлеге күчемсез милек объектларына график буенча билгеләнгән вакытта ККР башкаручысына (кадастр инженерына) керү мөмкинлеген тәэмин итәргә тиеш
Игътибарга
Комплекслы кадастр эшләрен башкару графигы, аларны башкаручылар, үткәрү тәртибе һ. б. белән Росреестр сайтында «кадастр исәбе» - «Комплекслы кадастр эшләре» бүлегендә танышырга мөмкин.
Моннан тыш, элек исәпкә алынган күчемсез милек объектлары хокукына ия булучылар кадастр инженерына Татарстан Росреестрына ЕГРНга белешмәләр кертү өчен мондый күчемсез милек объектларына хокукларны билгеләүче яки раслаучы булган материаллар һәм документлар бирә ала.
«Комплекслы кадастр эшләрен үткәрү нәтиҗәсе булып күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын җир кишәрлекләре һәм аларда урнашкан күчемсез милек объектлары турында белешмәләр белән тулыландыру торачак, бу җир ресурслары белән нәтиҗәле идарә итүне тәэмин итәргә һәм тулаем алганда, төбәктәге күчемсез милекнең гражданнар әйләнешен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров.
Шулай ук, Татарстанның Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина фикеренчә, Комплекслы кадастр эшләрен үткәрү җир бәхәсләренең санын киметергә, булган реестр хаталарын бетерергә мөмкинлек бирәчәк:
2023 елда Комплекслы кадастр эшләрен башкару өчен Биектау, Красносельский, Усад, Чернышевка, Биектау, шулай ук Яшел Үзән, Осиново авыл җирлекләре өстәлә.