Шуны истә тотыгыз, тимер юл транспорты югары куркыныч зонасы булып тора, шуңа күрә бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен игътибарлы һәм сак булыгыз. Куркынычсызлык чараларын төгәл үтәгез. Тимер юл аша бары тик билгеләнгән урыннарда гына күчегез, хәрәкәт итүче поезд алдыннан узмагыз. Истә тотыгыз! Поездны шунда ук туктатырга ярамый. Ашыгыч тоткарланганда локомотивның тормоз юлы 700 дән 1200 метрга кадәр тәшкил итә, бу чорда локомотив 1 секунд эчендә 30 һәм аннан да күбрәк метр араны уза, бу реакция һәм кеше хәрәкәте тизлегеннән шактый артып китә. Тимер юл аша чыгу өчен җәяүлеләр күперләреннән, настиллардан һәм кичү урыннарыннан файдаланыгыз, күрсәткечләргә игътибар итегез, бирелгән сигналларга колак салыгыз. Тимер юл полотносы янында уйнарга да һәм йөрергә дә ярамый.Истә тот! Контакт чыбыгында көчәнеш 27 мең вольт. Электр тогы белән зарарланмасын өчен, хәрәкәтсез вагоннарның түбәләренә, тимер күперләрнең металл конструкцияләренә күтәрелмәгез. Поезд белән барганда юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез.Тимер юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү балаларның сәламәтлеген һәм тормышын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.