Бүген, 23 июльдә, Россиядә Сәүдә хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәм белән буалыларны район башлыгы Ранис Камартдинов котлады.
Хөрмәтле сәүдә хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!
Сәүдә хезмәткәрләре көне хезмәт сөючән һәм үз эшенә чын-чынлап тугрылыклы кешеләрне берләштерә: эшкуарларны, кибетләр һәм сәүдә челтәрләре җитәкчеләрен, сатучыларны.
Барлык кыенлыкларга да карамастан, сез хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм культурасын күтәрү турында кайгыртасыз, товарлар ассортиментын төрлеләндерергә омтыласыз, шулай ук сәүдә сервисының нәтиҗәле һәм заманча форматларын кертәсез.
Хезмәтегез, осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт. Буа җирлегендә үзләрен яраткан эшләренә багышлаган чын профессионаллар эшләве белән горурланабыз.
Район халкына ярдәм итүгә юнәлтелгән уртак проектларда һәм акцияләрдә катнашуыгыз өчен Сезгә аерым рәхмәт сүзләре. Уртак эш район һәм аның гражданнары өчен зур уңышларга ирешү мөмкинлеге бирер дип ышанам!