Янгын куркынычсызлыгы нормаларын бозу –янгын чыгуның сәбәбе. Зыян урман массивына да, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә дә китерелергә мөмкин.
Йорт яны территорияләрендә һәм урман массивлары янында учак ягу, коры үлән яндыру катгый тыела. Хокук бозулар өчен җитди штрафлар каралган.
Эссе һава вакытында су янында ял итүчеләр саны да арта. Гражданнарга саклык чараларын тайпылышсыз үтәргә кирәк.
Таныш булмаган урыннарда су коену тыела. Су коену зонасы чикләренә йөзү, хәрәкәт итүче судноларга, көймәләргә, катамараннарга, гидроциклларга йөзү, таныш булмаган урыннарда, причаллардан һәм башка җайлашырга яраксыз корылмалардан суга сикерү, салкын суда озак булу, ялган тревога тавышлары бирү һ. б. шулай ук тыела.
Исегезгә төшерәбез, Буа районы территориясендә җиһазландырылган пляжлар юк. Җиһазландырылмаган урыннарда су коену куркыныч тудыра.
Ата-аналарга балаларны үзләрен генә коенырга җибәрмәскә, өлкәннәрне караучысыз калдырмаска киңәш ителә.
Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда оператив хезмәтләргә 112 номеры буенча хәбәр итегез.
Регион халкына һәм кунакларына, бигрәк тә урманнарга барганда, янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәргә кирәк.