Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе гөмбәләрне җыю һәм әзерләү кагыйдәләрен искәртте

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Ел башыннан Татарстанда гөмбә белән агулануның 10 очрагы теркәлгән. 12 кеше зыян күрде, шул исәптән өч бала. Үлем очраклары булмады. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе билмәгән, иске, кортлы  гөмбәләрне җыярга, шулай ук юл, тимер юл, заводлар, сәнәгать яки радиацион зоналар янында үскән гөмбәләрне җыюны тыя. Гөмбәләрне полиэтилен пакетка җыярга һәм алюминий һәм цинкланган савыт-сабада сакларга ярамый. Бүлмә температурасында гөмбә 3 сәгатьтән дә артык тормаска тиеш. Гөмбәне әзерләгәнче яхшылап чистартырга һәм пешерергә кирәк. 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә кулланырга киңәш ителми. Шулай ук очраклы затлардан һәм санкцияләнмәгән сәүдә урыннарында гөмбә сатып алырга ярамый. Тикшерү уза торган сәнәгать булмаган җитештергән гөмбә сатыла торган базарларда һәм ярминкәләрдә гөмбә сатып алу куркынычсызрак.  Агулануның төп сәбәпләреннән берсе-әзерләү технологиясе дөрес булмау. Шартлы рәвештә ашый торган гөмбәләрне «зарарсызландыру» өчен, аларны җентекләп эшкәртергә – җирдән чистартырга, суда яхшылап юарга, ә аннары пешерергә кирәк. Шуннан соң гына аларны ризык әзерләү өчен кулланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International