Хөрмәтле Буа муниципаль районы халкы!
Әгәр сезнең янәшәгездә ялгыз өлкән яшьтәге яки инвалид яши икән, ул үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан, туганнары тарафыннан ташланган һәм (яки) тиешенчә карау алмаган гражданнар булса, аларны тиешенчә карау өчен Гармония халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
адрес: Буа шәһәре, Ленин ур., 52
яки 8 84374 3-38-05 телефоны буенча.