Баланы зарарлы мәгълүматтан ничек сакларга?

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Балаларның мәгълүмати иминлеге - аларның сәламәтлегенә һәм физик, психик, рухи, әхлакый үсешенә мәгълүмат китерү белән бәйле куркыныч булмаган якланганлык торышы. Балаларның сәламәтлегенә һәм үсешенә нинди мәгълүмат зыян китерә? "Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан яклау турында" 2010 елның 29 декабрендәге N436-ФЗ номерлы Федераль законның 5 статьясына мөрәҗәгать итик. Мондый мәгълүматка керә: Тормышка һәм сәламәтлеккә янаучы гамәлләргә өндәүче; Наркотиклар, алкоголь, тәмәке куллануга, азартлы уеннарга өндәүче; Көчләүгә, рәхимсезлеккә өндәүче; Гаилә кыйммәтләрен инкарь итүгә өндәүче. Балаларның яшь категорияләре “Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан яклау турында” 2010 елның 29 декабрендәге 436-ФЗ номерлы Федераль законда билгеләнгән. Мәгълүмати продукция категориясен билге яки текстлы кисәтү түбәндәгечә билгеләнә: 6 яшькә җитмәгән балалар өчен - “0 +”; 6 яшькә җиткән балалар өчен - “6+ ” яки “алты яшьтән өлкәнрәк балалар өчен” дигән текст кисәтүе рәвешендә; 12 яшькә җиткән балалар өчен - “12 +” яки “12 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен” дигән текст кисәтүе рәвешендә; 16 яшькә җиткән балалар өчен - “16+” һәм “16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен” дигән текст кисәтүе рәвешендә;  балалар өчен тыелган продукция категориясенә карата - "18+" рәвешендәге яки "балалар өчен тыелган" текстлы кисәтү рәвешендә. Мәгълүмати продукциянең билгесез һәм кисәтүләрсез әйләнеше тыела. Әйләнештә аны тәкъдим итү һәм тарату, шул исәптән сату, аренда, прокат, тарату, һәркем өчен мөмкин булган китапханәләр фондыннан бирү, , халык алдында башкару, элемтә һәм тапшырулар ярдәмендә тарату күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International