Буа районы хуҗалыклары көзге культураларны җыюга һәм борчак чаптыруга керештеләр

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Кырларга беренчеләрдән булып «Авангард» ҖЧҖ һәм «Кыят» ААҖ хуҗалыклары чыкты.

«Авангард» агрофирмасында бөртекле культуралар 7,6 мең га мәйдан били. Бүгенге көнгә 30 гектардан көзге бодайьыелган, 155 тонна ашлык суктырылган. Көзге бодайның уңышы гектардан 50 центнердан артык булды.

Буа районы фермеры Фәнил Кадыйров борчак чаптыруга кереште. Хәзерге вакытта 70 гектар мәйданда эш башкарылган. Гомумән, бу культурага район буенча 4,2 мең га җир бүленгән.

Буа районында бөртекле һәм кузаклы культуралар 54,0 мең гектарга якын, шуларның 12,4 мең гектары - көзге чәчүлекләр һәм 41,6 мең гектары - сабан культуралары. Көзге арыш чаптыруга бу көннәрдә "Кыят" ААҖ һәм "Заря" ҖЧҖ хуҗалыклары керешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International