#безгәязалар Ранис Камартдинов һәм Максим Топилин инвалид коляскасын алуда ярдәм иттеләр

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Безгә озак көтелгән инвалид коляскасын тапшырдылар. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Анатольевич Топилин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдиновның битараф булмавы  безнең теләгебезне тормышка ашырды.

Агымдагы елның гыйнварында ук без Дәүләт Думасы депутаты Максим Анатольевичка "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Буа җирле бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә кызым Бурнашева Алинә өчен инвалид коляскасын алуда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иттек.


Алинә өчен мондый коляска бик кирәк, берничә ел дәвамында ул "Э-моция"энклюзив студиясендә бию һәм актерлык осталыгы белән актив шөгыльләнә.

Максим Анатольевич белән Ранис Рафисович безнең сорауны тыңладылар һәм ярдәм итәргә сүз бирделәр. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең тормышын яхшырткан өчен рәхмәт аларга.

Без бу мәсьәләнең уңай хәл ителүенә бик шатбыз һәм Алинә бу хакта озак хыялланган иде. Коляска  уңайлы һәм җиңел- ә бу безнең өчен бик мөһим!

Ярдәм күрсәткәнегез өчен гаиләбездән зур рәхмәт сезгә! Ярдәмчел булуыгыз, яхшылыгыгыз  өчен Сезнең һәм якыннарыгызның һәрвакыт бәхетле булуын телибез.  Без сезнең рәхим-шәфкатегезгә сокланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International