Буа төзекләндерү өчен федераль ярдәм алды.

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Буа кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында. Акча Үзәк мәйданны һәм Үзәк паркны төзекләндерүгә юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль проектына кертелгән иде. Конкурс Россия Президенты йөкләмәсе буенча 2018 елдан бирле үткәрелә. Анда халык саны 100 меңгә кадәр булган шәһәрләр, шулай ук федераль һәм региональ әһәмияттәге тарихи җирлекләр катнаша

 Буада Үзәк мәйданны һәм Үзәк паркны төзекләндерү буенча эш узган ел башланды. Быел төзекләндерү эшләре дәвам итте. Паркның көнчыгыш өлешендә велосипедчылар өчен памп-трек мәйданчыгын җиһазлау буенча эш бара, ә скейт-парк мәйданчыгы әзер диярлек.

 

Район планында балалар мәйданчыгын, бәдрәфне яңарту. Эшләнәсе эшләр рәтендә сәхнә янында артистлар өчен аерым павильон, Икмәк музее да бар. Белгечләр сүзләренә караганда, К.Либкнехт урамына туры килүче Үзәк мәйданның бер өлешендә зур булмаган сәүдә павильоннары да булачак.

Бу безнең уртак җиңү.  Ярдәмегез һәм катнашуыгыз өчен барыгызга да рәхмәт. Бергә без шәһәребезне һәм районны яхшырак һәм матуррак итәчәкбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International