Бу районның 6486 баш эре мөгезле терлеге булган иң зур авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе.
Хуҗалык җитәкчесе Николай Курчаткин агымдагы вәзгыять белән таныштырды, әзер биналарны күрсәтте.
Тиздән 800 баш савым сыерына исәпләнгән яңа терлекчелек комплексы ачылачак, аны төзү 2020 елның июнендә башланган иде. Бүгенге көндә 400 башка исәпләнгән ике сыер абзары да тулысынча әзер. Голштин токымыннан беренче сыерларны узган көздә үк Чехиядән кайтартканнар. Бүгенге көндә хуҗалыкта мондый токымлы 765 баш хайван бар.
Шулай ук Ранис Рафисович терлек азыгы әзерләүнең барышы белән дә танышты.