Ранис Камартдинов «Буа элеваторы» ҖЧҖ эше белән танышты

2022 елның 29 июле, җомга

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов «Буа элеваторы» ҖЧҖ эше һәм яңа уңышны кабул итү процессы белән танышты.

Элеваторда гадәттәгечә агымдагы ремонт эшләре үткәрелде. Коллективның уртак тырышлыгы белән ашлык киптерү җайланмалары, киптерү-чистарту башнялары, саклау складлары әзерләнде. Барлык кабул итү конвейер линияләре  эш хәлендә.

Ранис Камартдинов элеваторның җитештерү-технологик лабораториясендә дә булды, биредә бик кыска вакыт эчендә ашлык сыйфатын һәм аның башка күрсәткечләрен билгелиләр. Хезмәткәрләр әйтүенчә, лаборатория кабул итү өчен кирәкле барлык җайланмалар белән җиһазланган.

Шулай ук район башлыгына киптерү җайланмалары турында сөйләделәр, остаханәләрне күрсәттеләр.

- Территория чиста һәм каралган. Барлык бүлмәләрдә, һәркайда чәчәкләр һәм декоратив агачлар, территориядә  тулы тәртип хөкем сөрә. Коллективның оешкан төстә эшләве күренә, - дип билгеләп үтте район башлыгы һәм яңа ашлык кабул итү сезонында  уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International