Диплом кулда. Яшь белгечләр кайда кирәк?

2013 елның 5 июле, җомга
Студентлар – 
актив халык
Техникумны 41әр ветеринария фельдшеры һәм икътисадчы, 69 газ белгече, тагын ашчылар, механизаторлар, төзелеш эш-ләре осталары – җәмгысе 193 егет һәм кыз тәмамлады быел. Читтән торып 50гә якын кеше белгечлек алды.
Уку елларында студентлар райондагы чаралар үзә-гендә дә булдылар. Спорт өлкәсендә “иң-иң”нәргә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Линар Вәлиуллин, җыр-биюгә осталарга район мәдәният идарәсе начальнигы Ринат Гыймранов, волонтерларга картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры Рафыйк  Закиров, җәмәгать тәртибен саклауда актив ярдәм иткән форпостчыларга Буа ОВДсы начальнигы урынбасары Наил Гайнатуллин истәлек һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.
Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә танылган уку йорты коллективына яхшы белгечләр әзерләп чыгарулары өчен районның төрле оешма-предприятиеләре җитәкчеләре, ТР Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Риф Әгълә-мов рәхмәт сүзләрен, те-ләкләрен ирештерделәр. Техникум директоры Вә-гыйз Сөнгатов, укытучылар кичәге студентларга  хез-мәт юлында  сынатмауларын,  эш  урыны үзе эзләрлек белгечләр булып җитешүләрен теләделәр. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов авыл хуҗалыгы тармагына зооветеринария белгечләре һәрвакыт кирәк булуын әйтте.
– Авылга эшкә кайтырга теләүчеләргә шәхсән үзем  ярдәм итәргә әзер. Яшь белгечләрне тораклы итү  программасына беренче чиратта әлеге тармакка эшкә килүчеләрне кертә-чәкбез, - диде ул.
Ә яшьләр авылны яратамы соң?
Монысы турында кичәге студентларның үзләрен-нән сорашырга булдым. Әллә миңа гына андыйлар очрады, әллә хакыйкать чыннан да шулай – яшьләр авылга кайтырга теләмиләр. Күпләре хезмәт хакының аз булуын сәбәп итә, кайберләре югары уку йортларына укырга кергән, кемнәрдер шәһәр тормышына кызыга.  “Казанда  югары түләүле эш табарга була”, - диләр алар. Бик хуп. Техникум җитәкчелеге әйтүенчә, инде эшкә урнашучылар да бар, бигрәк тә ашчыларга сорау  зур икән. Уку йортын тәмамлауга армия хезмәтенә алынган 60тан күбрәк егет арасында да авылны үз итүчеләр булыр, дип ышаныйк. Ә анда  яшь белгечләрне көтәләр. “Дружба” агрофирмасы директоры Әл-фак Нигъмәтуллин әйтү-енчә, аларга өч  ветеринария табибы, ике зоотехник таләп ителә. Техникумга, Казан ветеринария академиясенә заявкалар бир-сәләр дә, эшкә килергә теләүчеләр  юк әле.
- Яшь белгечкә 100 мең сум күләмендә “подъемный” акча бирәчәкбез, айлык хезмәт хакы 15 мең сумнан да ким булмаячак, торак белән тәэмин итү мөмкинлеге дә бар. Килсеннәр генә, хәлдән килгәнчә ярдәм итәчәкбез, - ди ул.
“Нива” агрофирмасына исә ике ветеринария табибы  кирәк, Директор Айрат Нугаев та түләү шартлары шуннан ким булмаячагын әйтә. Начар түгел бит.
Җәмил ГАЛИЕВ:
- Мин, ветеринария фельдшеры белгечлеге алып чыктым. Бик яратып укыдым. Кайбыч районының “Ак Барс” холдинг компаниясе карамагында булган “Кубня” агрофирмасына ветфельдшер һәм мөгезле эре терлек кө-түен яңарту технологы булып  урнаштым да инде. Эшем ошый, сайлаган һө-нәремә тугры калачакмын. Әти-әнием дә шунда күченеп кайттылар, барлык уңайлыклары булган йорт бирделәр, тиздән 100 мең сум алачакмын.
 
Елена ЯРЫЛКИНА:
- Үзем Иске Борындык авылыннан мин. Техникумга тугызынчы сыйныфтан соң укырга кереп, “Икътисад. Бухгалтерлык исәбе” бүлеген тәмамладым. Казанда бер сәүдә үзәгендә сатучы-консультант булып эшли башладым – башта азрак тәҗ-рибә тупларга кирәк, дип уйлыйм. Аннары читтән торып югары уку йортына укырга керергә, сайлаган һөнәрем буенча бухгалтер булып эшләргә телим.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International