Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә булды

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Алар авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов белән Рамил Әбделманов, Данис Әхмәтҗанов, Салих Шәрәфетдинов крестьян-фермер хуҗалыкларын, "Алан" ҖЧҖ, Рамил Дәүләтшин хуҗалыкларын карадылар. Терлекчелек биналарында булып, терлекләрне тоту шартлары һәм ашату рационы белән таныштылар. Эш сәфәре барышында урып-җыю эшләре буенча хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International