Район башлыгы Ранис Камартдинов Һава-десант гаскәрләре көне белән котлый!

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Районыбызның һәрбер һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләребез һәм ветераннар!

Сезне чын күңелдән Һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйм!

Сез лаеклы төстә Россия армиясенең элитасы дип саналасыз. Үз хезмәтегезне башкарганда мөһим бурычларны үтисез, батырлык һәм каһарманлык күрсәтәсез.

Десант хәрбиләре һәрвакыт профессиональлек, антка тугры булу һәм гаделлек хисләре белән аерылып торырлар дип ышанам.

Сезгә уңышлар, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим! Йортыгызда һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт, уңыш һәм иминлек хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International