Катнашу өчен гаризалар Үзәк китапханәдә bua.bibl@yandex.ru электрон почтасы аша 22 августка кадәр кабул ителә. 22-25 августта комиссия 6 номинация буенча иң яхшыларны билгеләячәк:
1. «Чәчәк гармониясе» номинациясе - җитештерү һәм янәшәдәге территорияне иң яхшы чәчәкле бизәү (катнашучылар булып оешмалар, предприятиеләр, урта махсус уку йортлары тора);
2. «Чәчәкләр аланы» номинациясе- мәгариф учреждениесенең иң яхшы чәчәкле бизәлеше (мәктәпләр , балалар бакчалары);
3. «Өемдәге чәчәкләр» номинациясе - шәхси хуҗалыкның иң яхшы чәчәкле бизәлеше;
4. «Чәчәкләр бәйләме» номинациясе- Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елына, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чәчәк композициясе;
5. «Минем чәчәкләрем» номинациясе- күпфатирлы йорт яны территориясен иң яхшы бизәү;
6. «Чәчәкләр дөньясы» номинациясе - Территориаль иҗтимагый үзидарә территорияләрен иң яхшы бизәү;
Җиңүчеләрне бүләкләү Шәһәр көненә һәм Республика көненә багышланган бәйрәмдә булачак.