Ранис Камартдинов «Безнең ишегалды» программасы кысаларында барган төзелеш эшләрен тикшерде

2022 елның 5 августы, җомга

Буада «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерү дәвам итә.  Агымдагы елда 16 ишегалды яңартылачак.

Район башлыгы башкарылган эшләрнең күләмен һәм аларның сыйфатын тикшерде. Территорияләр, чыннан да, үзгәрде, әмма һәр ишегалдында диярлек җитешсезлекләр бар, аларны бетерергә кирәк. Шулай ук Ранис Рафис улы подрядчыларның игътибарын төзелеш чүп-чарын, ташларны җыеп алу, булачак яшел зоналар өчен кара туфрак җәю кебек эшләрне эшләүгә дә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International