Чарада катнашучылар “смайликның” тарихы белән таныштылар һәм шул темага рәсемнәр һәм плакатлар ясадылар:
«Минем елмаюым». Балалар янына кунакка елмаю кереп, алар белән күңелле генә уйнадылар. Катнашучылар табышмакларга җаваплар таптылар, “Күңелле малярлар бәйгесе”, “Җәйге куяннар”, “Елмаю озынлыгы” бәйгесендә һәм “Кем озаграк елмая ” конкурсында көч сынаштылар.
Теләгән һәркем "Бие!" бию флешмобында катнашты.
Балалар вакытны күңелле үткәрделәр, иң актив катнашучылар истәлекле призлар алдылар.
Чара гомуми фотография белән тәмамланды