2022 елның 24-25 августында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы Казан шәһәрендә «Бергәлек» форумы үткәрә.
«Бергәлек» форумы-социаль проблемалар турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, гражданлык активистларының чиновниклар һәм бизнесменнар белән аралашуы өчен ачык мәйданчык. Казанда форумны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән РФ Иҗтимагый палатасы үткәрә.
Анда катнашу өчен коммерцияле булмаган оешма вәкилләрен, активистларны, волонтерларны, журналистларны, бизнесменнарны, түрәләрне һәм гражданлык җәмгыятендә барган процесслар белән кызыксынган барлык кешеләрне чакыралар.
«Бергәлек» форумнары 2015 елдан башлап Россия Федерациясенең барлык федераль округларында Россия Федерациясе субъектларында коммерциячел булмаган секторны үстерү проблемаларын ачыклау һәм фикер алышу, шулай ук гражданлык активлыгының иң нәтиҗәле практикаларына ярдәм итү максатында үткәрелә. Бу җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында өч яклы диалог өчен ачык эш мәйданчыгы, ул социаль проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру сыйфатын күтәрү һәм секторара хезмәттәшлекне үстерү өчен булдырылган.
Теркәлү сылтама буенча: https://oprf.ru/forum/64