Иң җаваплы һәм кызу вакыт җитте. Нәкъ менә хәзер безнең механизаторлар таңнан - таңга кадәр басуларда уңыш җыя.
Районда аларны фидакарь хезмәтләре һәм югары күрсәткечләре өчен бүләкләү күркәм традициягә әверелде. Шулай итеп, бүген Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов кыр хезмәткәрләре белән шәхсән үзе күреште.
Александр Грачев ел саен суктыру буенча лидер. Үзенең "Торум-750" комбайнында ул урып-җыю башланганнан бирле 1983 тоннадан артык ашлык суктырган.
«Авангард» ҖЧҖ аграрийлары Гадел Сәлахов һәм Фирзәр Хаттапов 700 тоннадан артык бөртек суктырдылар.
Рәхмәт хаты һәм акчалата премияне «Ямбулат» хуҗалыгы комбайнчысы Альберт Шәрәфетдиновка да тапшырдылар.