Җәйге эсселек аркасында Татарстанда урманнарга баруны икенче тапкыр тыйдылар.

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Татарстанда эссе һава торышы сәбәпле, якындагы өч атнада урманнарга  баруны һәм аларга транспорт кертүне тыю кертелде. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Тиешле карар ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан имзаланды һәм хокукый мәгълүматның Республика порталында басылып чыгачак. Мондый чикләү җәйгә икенче тапкыр кертелә. Беренче чикләү 8 июльдә 21 календарь көненә кертелде», — дип билгеләп үттеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Карар нигезендә, чикләү 9 августтан Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Идел буе, Шәһәр яны һәм башка урманчылыклар территориясендә 21 көн дәвамында.

Урман хуҗалыгында 2021 елда аномаль эсселек аркасында Татарстанда гражданнарның урманнарда булуына чикләү биш тапкыр кертелүен билгеләп үттеләр. Узган ел безнең төбәк территориясендә 210 га мәйданда 19 урман янгыны теркәлгән иде, быел урман янгыннары булмаган, бүгенге көндә 397 термик нокта теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International