ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Буа районында булды

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы Ранис Камартдинов белән бергә Буа районы предприятиеләрендә булды. Аерым алганда, «Русский Стандарт Водка»  ҖЧҖ филиалы «Буа спирт заводы» һәм «Буа» сәнәгать паркы резидентлары белән аралашты. Шулай ук Т.И.Хәсәнов балык үстерү буенча җитештерү мәйданчыгы белән танышты.

Предприятие җитәкчеләре агымдагы вәзгыять һәм үсеш планнары турында сөйләделәр.

- Әлбәттә, җитештерүгә илебезгә карата моңарчы күрелмәгән санкцияләр йогынты ясый. Әмма без завод җитәкчелеге, район һәм эшмәкәрләр ягыннан аңлашуны күрәбез. Буаның сәнәгать паркында булдык, зур эш башкарылганын күрәбез һәм продукция чыгара башлаган беренче резидентлар бар инде. Барлык проектлар да тиздән гамәлгә ашырылыр дип өметләнәбез. Республика ягыннан һәм үз ягыбыздан гамәлдәге программалар кысаларында ярдәм итәчәкбез. Районның башлыгы актив, эшкә җаваплы караган кеше. Киләчәктә дә безнең алда торган бурычларны бергәләп хәл итәчәкбез, - дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International