Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районына эш сәфәре белән килде.

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Эш сәфәре кысаларында республика Президенты урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде.

Буа районы урып-җыюга беренчеләрдән булып кереште. Бүгенге көнгә көзге култураларның 79% ы җыелган.

Районда урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле 74 мең тонна ашлык суктырылган,уңдырышлылык-41 ц/га. Берничә көннән район аграрийлары сабан бодае җыюга керешәчәкләр.

Район башлыгы Ранис Камартдинов белән бергә «Авангард» ҖЧҖнең яңа терлекчелек комплексын карадылар.

«Комплекс 800 башка исәпләнгән, таналар Даниядән кайтарылган. Сөт саву артты, терлекләрнең 15% тан артыгы бозауламавын исәпкә алып, көн саен 20 тоннадан артык савыла»- дип, сөйләде  Президентка «Ак Барс» холдинг компаниясенең «Авангард» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Николай Курчаткин.

Эш визиты барышында  Рөстәм Нургалиевич Буа медицина училищесының заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән торагын карады.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында соңгы елларда Буа шәһәрендә этаплап Үзәк мәйдан һәм парк яңартыла. Агымдагы елда биредә экстремаль спорт төрләре - памп-трек һәм скейт борд өчен зона булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов район эшен уңай бәяләде, авыл хуҗалыгы тармагының тотрыклы югары күрсәткечләрен билгеләп үтте. Районда яшьләр өчен памп-трек и скейт-боул урыннарын төзүне аерым ассызыклады.

- Республиканың барлык районнарында да шундый объектлар төзүне карарга кирәк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International