2022 елның 12 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль автоном һәм бюджет учреждениеләренә грантлар конкурсы җиңүчеләренә сертификатлар тапшыру тантанасы булды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева катнашты.
"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) берләшмәләре үзәге " МБУ "Бәрдәмлек" проектын тормышка ашыру өчен 527 750 сум күләмендә грант отты. Буа муниципаль районы территориясендә яшәүче төрле милләт яшүсмерләре арасында, халыклар арасында мәдәниятара элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән "Бәрдәмлек. Единство" проекты кысаларында Идел буе халыкларының бай мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу аша оештырылды.
Котлыйбыз!