Ранис Камартдинов район мәктәпләренең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерде

2022 елның 12 августы, җомга

 

Буа районында мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының яңа уку елына әзерлеген тикшерү бара. Район буенча барлыгы 77 объект. 3 комиссия формалаштырылган, аларның берсен район башлыгы Ранис Камартдинов шәхсән үзе җитәкли.

- Район мәктәпләренең һәм мәктәпкәчә учреждениеләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерәбез. Без Әлши авылындагы яңа балалар бакчасында булдык инде. Зур эш башкарылды, аның нәтиҗәләрен тиздән авылның яшь кешеләре һәм аларның әти-әниләре бәяли алачак. Беренче чиратта белем бирү учреждениеләренең куркынычсызлыгына, туклануны оештыруга, уку җиһазларының, китапханәләрнең, спорт залларының әзерлегенә, территорияне төзекләндерүнең торышына игътибар итәбез, - дип сөйләде район башлыгы.

Һәр объектта планлаштырылган ремонт эшләре башкарылган һәм учреждениеләр 2022-2023 уку елында балаларны каршы алырга тулысынча әзер диярлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International