Спас һәм Югары Ослан районнарында Африка дуңгыз чумасы чыганагы ачыклану сәбәпле, Буа ветеринария берләшмәсе башлыгы Камил Равил улы Әхмәтов Буа районы территориясенә Африка дуңгыз чумасы һәм кош гриппы үтеп керүне һәм таралуны булдырмау буенча Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе турында доклад белән чыгыш ясады.
Африка дуңгыз чумасы хайваннар хуҗаларына зур икътисади зыян китерә. Кешеләр зур югалтулар кичерә. Африка дуңгыз чумасы вирусы ачыкланган очракта, бу авыруны юк итү һәм алга таба таралуын бетерү өчен, 20 км радиуста инфекция чыганагыннан бөтен дуңгыз итен яндыру юлы белән юкка чыгарыла.
Дуңгыз асраучы һәр шәхси ярдәмче хуҗалык әлеге чирнең таралуына бик зур куркыныч тудыра, шуңа бәйле рәвештә Буа ветеринария берләшмәсе шәхси ярдәмче хуҗалыкларда дуңгыз асраучы гражданнардан дуңгызчылыктан башка альтернатив терлекчелек төренә (кош, эре мөгезле терлек һ. б.) күчүне сорый.
Дуңгызлар үлгән очракта Буа ветеринария берләшмәсенә, Р.Люксембург урамы, 83 йорт адресы буенча яисә 8 (84374)3-25-10 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.