2022 елның 1 июлендә Татарстан Республикасында яңа махсус салым режимын кертү буенча эксперимент башланды- автоматлаштырылган гадиләштерелгән салым салу системасы (АУСН), ул салым түләүче өчен кассалардан һәм банк счетларыннан салымнарны тулысынча исәпләргә мөмкинлек бирә.
Яңа салым системасыннан биш кешедән артык булмаган оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана ала, аларның еллык кереме 60 млн сумнан артып китмичә һәм төп акчаларның бәясе 150 млн сумга кадәр булырга тиеш.
Инде хәзер үк яңа режимны яңа теркәлгән оешмалар һәм эшмәкәрләр куллана ала. Гамәлдәге салым түләүчеләр шулай ук гариза бирергә хокуклы, әмма алар режимга 2023 елның 1 гыйнварыннан күчәчәк.
Проектка биш эре банк кушылды инде. Тулырак мәгълүматны ausn.nalog.gov.ru сайтында белергә мөмкин.
Салым түләүчеләр өчен Россия Федераль салым хезмәтенең АУСН мобиль кушымтасы бар.
Татарстан Республикасының барлык салым органнарында АУСН махсус салым режимын тәкъдир итү белән «ачык класслар» оештырылды.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне «ачык классларга» чакыра.